Итле һәм бәрәңгеле чебурек

Кетердәп торган чебурекларны өйдә пешерә аласыз. Эчлегенә ит яки бәрәңге сала аласыз.
Камыр өчен: 250 г кайнар су, 1 йомырка 1 бал кашыгы тоз, чама белән он. Камырны баскач 1-2 сәгать ял иттерергә кирәк.

Эчлек өчен: 500 г фарш, 2 суган, 100 мл сөт, тоз, борыч. Шулай ук эчлек итеп бәрәңге боламыгын да кулланырга була.

Үсемлек маенда чебурекларның ике ягын да кыздырырга, салфеткаларга куеп, артык маен саркытырга.




Чебурекларны кайнар килеш ашасагыз кетердәп торачак, ә суынгач йомшак булачак.<br>