news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сания Әхмәтҗановадан хөрмәдән желе рецепты

Шагыйрә хөрмә ашагач та салкын су эчәргә ярамавы турында да кисәткән.

news_top
Сания Әхмәтҗановадан хөрмәдән желе рецепты
"Татар-информ" архивы

Хөрмә желесы өчен: 4 хөрмә, 4 аш кашыгы бал, 20 грамм желатин («Пятерочка» кибетендә 10 граммлы кәгазь капларда сатыла, желеның тыгызлыгы кушылган желатин күләменә бәйле), 75 грамм (1,5 рюмка) су.

Эш тәртибе:

1. Желатинны салкын суга җебергә салырга.

2. Ул арада хөрмәләрнең юка элпә кабыгын салдырырга.

3. Бүрткән желатинлы савытны кайнап торган сулы зуррак савытка куеп эретеп бетерергә. Желатин кайнап чыкмасын, юкса желе оешмаячак.

4. Чистартылган хөрмәне блендер белән вакларга. Бал кушып янә болгатырга.

5. Бераз суынган желатинны баллы хөрмәгә кушып, тагын блендер белән туглап алырга.

Желены формаларга салып, 1-2 сәгатькә суыткычка куярга кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар