Исмегөл ападан витаминлы бутерброд

Исмегөл апа Инстаграмда үз сәхифәсендә тәмле һәм җинелчә бутерброд рецептын тәкъдим иткән. 
Бутерброд өчен: 1 авокадо, 1 помидор, 1 чәй кашыгы лимон согы, 1 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, кара яки ак ипи, тоз.



Җитешкән авокадоны урталайга кисеп кашык белән эчен алырга. Авокадо җитешкән булса, чәнечке белән изелә, катырак булса блендерда болгатырга, шуна сарымсак сытып салырга, лимон согы, бераз тоз, зәйтүн мае салып болгатырга.

Бераз ваклап яшелчәләр дә өстәргә була. Ипине телемлэп кисеп, табага тезеп 5 минут тирәсе духовкада тотып алырга, анын өстенә авокадолы массаны сыларга һәм помидор телемен куярга.