Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәрәңгедән оя» рецепты

Эчлекне тавык итеннән һәм гөмбә белән ясарга була.

news_top_970_100
«Бәрәңгедән оя» рецепты
Гөлүзә Василова

Мөгаен, бәрәңге 100гә төрләндереп пешереп була торган яшелчәдер һәм аннан нинди ризык әзерләсәң дә ул һәркемнең күңеленә хуш киләчәк.

Бүген «Бәрәңгедән оя» рецепты белән бүлешәм. Бу ризыкны әзерләү бераз мәшәкатьлерәк, әмма әллә нигә бер пешереп сыйланырга була.

Оя өчен: 5-6 бәрәңге, 2 аш кашыгы угычтан уылган каты сыр, 20 мл сөт, тоз, борыч, яшеллек, сез яраткан тәмләткечләр.

Беренче эш итеп, бәрәңгене чистартып пешерергә. Аннары бәрәңгенең суын саркытып, төяргә һәм калган ингредиентларны кушып, яхшылап болгатырга.

Боламыкны суытырга һәм уртача зурлыктагы шарлар ясарга, үсемлек мае белән майланган табага тезәргә һәм уртасына стакан яки бокал төбе белән басып «оя» ясарга, аның кырыйларын рәтләп җибәрергә.

Эчлек өчен: 300 грамм тавык ите, 7-8 гөмбә, кызыл һәм сары татлы борыч, 1 уртача суган, 1 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч тәмләткечләр, үсемлек мае, өстенә сибү өчен — каты сыр.

Тавыкның түш итен алсагыз яхшырак, аны турарга һәм үсемлек маенда кыздырырга. Аннары суган белән татлы борычны турап салырга. Барысы бергә пешеп чыгар алдыннан томат пастасы, сарымсакны сытып һәм тәмләткечләр салып, биш минут газда тотарга.

Гөмбәне аерым табада кыздырырга. Аны шул ук ит массасына салып болгатырга була. Әгәр гөмбә ашамаучылар булса, аерым «оя»ларга гына салырга.

Шушы ук «бәрәңге оясы»на эчлекне иттән генә яки гөмбәдән генә дә ясарга була.

Әзер эчлекне «оя»ларга тутырырга һәм өстенә угычтан уылган сыр салырга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 20 минут тотарга. Әгәр табадан алганда «оя» тарала икән, бераз суынганын көтегез.

Туклыклы һәм тәмле булачак!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100