Кабак салаты рецепты

Рамилә Закировадан файдалы салат рецептын тәкъдим итәбез.

Салат өчен: кабак, тәмләткеч, рукола, фета сыры, тоз, кабак төше (чикләвек), бал, зәйтүн мае, борыч.

Кабакны шакмаклап турап, берәр тәмләткеч үлән белән бутап, мичтә майлы табада пешереп аласың.

Тәлинкәгә бер кат рукола, аның өстенә пешкән кабакны, шакмаклап туралган фета сыры, өстенә тоз белән кыздырылган кабак төше (яисә чикләвек) саласың.

Әзер салатның өстенә бер аш кашыгы бал, зәйтүн мае һәм борыч сибәргә.

Дөрес тукланучылар өчен менә дигән салат булачак.