Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катлы камырдан ромашка-пицца рецепты

Бик тиз һәм тәмле булачак.

news_top_970_100
Катлы камырдан ромашка-пицца рецепты
Гөлүзә Василова

Ромашка-пицца өчен 500 грамм катлы камыр (чүпрәле яки чүпрәсез), 300 грамм колбаса, 150 грамм каты сыр, 3 аш кашыгы кетчуп, 2 аш кашыгы майонез, 1 йомырка сарысы, көнҗет орлыгы кирәк.

Эчлек өчен колбасаны һәм сырны эре угычтан уарга, кетчуп белән майонезны бергә кушып болгатырга кирәк.

Катлы камырны өчкә бүләргә һәм җәяргә. Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм пиццаны шунда ук җыярга.

 Камырга кетчуп һәм майонез катнашмасын ягарга. Колбаса һәм сыр салырга, өстенә янә камыр җәяргә һәм эчлекне тагын бер кабатларга һәм камыр белән ябарга. Пиццаның өстен йомырка сарысы белән майларга һәм көнҗет орлыгы сибәргә.

Ромашка ясаган сыман арасын 2-3 см калдырып, уртага ук җитмичә кисеп чыгарга. Аннары таҗларны борып куярга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 25-30 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100