Бәрәңге белән фрикаделькадан кичке аш | intertat.tatar

Бәрәңге белән фрикаделькадан кичке аш

Җырчы Айгөл Бариевадан тәмле кичке аш рецептын тәкъдим итәбез.
Бәрәңгене кабыгы белән пешерергә, суган белән кишерне кыздырырга кирәк. Үсемлек мае салынган табага телемләп бәрәңгене тезәргә, тоз сибәргә, аннары әзер фрикадельки, алар арасына янә бәрәңге куеп чыгарга. Өстенә 2 аш кашыгы каймак , 5 стакан су салырга, өстенә сыр уарга.
Фольга белән ябып 30-40 минут пешерергә, аннары фольганы ачып 10-15 минут өсте кызарганчы тотарга кирәк.