Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кавыннан кайнатма рецепты

Кавынны шакмаклап турарга кирәк.

news_top_970_100
Кавыннан кайнатма рецепты
https://pixabay.com/

Кавыннан кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Кайнатма ясау өчен 800 г кавын, 1 лимон, 400 г шикәр комы кирәк булачак.

Кавынны шакмаклап турарга. Лимон согын сыгып, кабыгын угычтан уарга.

Кавынга шикәр комы сибәргә, 3-4 сәгатькә йә бер төнгә караңгы урында калдырырга.

Шуннан соң әлеге массаны плитәгә куеп, кайнатырга, кайнап чыккач 5 минут сүрән утта тотарга.

Аннары суытырга кирәк. 5 сәгать узгач, лимон согы һәм угычтан чыгарылган кабыкны өстәп, янә 5 минут кайнатырга, кайнап чыккач 5 сәгать көтәргә.

Өченче тапкыр нәкъ шулай кайнатып чыгаргач кайнатма әзер була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100