Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан бер чиләк помидордан томат согы рецепты

Томат согы ясау өчен 1 чиләк помидор, 0.5 литр су алыгыз.

news_top_970_100
Исмегөл ападан бер чиләк помидордан томат согы рецепты
https://pixabay.com

Помидорларны дүрткә бүлеп, пешерергә утка куярга, бераз су салырга. Помидорларны пешкәнче, изелеп беткәнче пешерергә дә блендер аша үткәрергә. Шул помидорлы сокны иләк аша сөзеп салырга.

Сөзелгән 2 литр сокка 0,5 аш кашыгы тоз, 0.5 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы салып, сокны кайнатып алырга. 

Стерильләштерелгән банкаларга салып, капкачлап куярга. Помидорны пешергәндә суны үзеңчә карап салырга да була, күбрәк булса, томат согы сыеграк булачак. Тозны, шикәр комын тәменчә салырга була. 

«Узган ел ясадык, безгә бик ошады, шуңа күрә быел рецептын сезнең белән бүлешәм», — дип яза Исмегөл апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100