Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казан» солянкасы

«Татар халык ашлары» китабыннан «Казан» солянкасы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Казан» солянкасы
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: ысланган колбаса — 50 г, ысланган ит — 50 г, башлы суган — 50 г, тозлы кыяр — 100 г, үсемлек мае — 15–20 г, томат пастасы — 50 г, шулпа — 300 мл, тәменчә тоз, борыч каймак — 20 г, лимон — 5 г, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: ысланган ит белән колбасаны озынча итеп турыйбыз. Башлы суганны, вак итеп турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Суганга томат пастасы һәм туралган тозлы кыяр өстибез. Сөзелгән шулпага ит, колбаса һәм кыздырылган суганны салабыз, тоз, борыч өстәп, 10–15 минут кайнатабыз. Әзер солянка куе булырга тиеш.

Табынга киселгән лимон, каймак һәм яшел тәмләткечләр салып чыгарабыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100