Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пешкән тел рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан пешкән тел рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Пешкән тел рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: тел — 180 г, башлы суган — 30 г, каперслар — 30 г, тәменчә тоз, үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, вак помидор, төелмәгән кызыл борыч.

Эш барышы.

Телне тозлы суда 3 сәгать пешерәбез. Ярысыннан арындырып, юка итеп турыйбыз. Суганны, ярым боҗралап кисеп, аш серкәсендә маринадлыйбыз. Каперсларны үсемлек мае салынган табада кыздырып алабыз. Телне яссы тәлинкәгә тезеп, өстенә маринадланган суган һәм кыздырылган каперслар салабыз. Яшел тәмләткечләр, вак помидор, төелмәгән кызыл борыч белән бизибез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100