news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сырлы-колбасалы белен рецепты

Бик җайлы һәм тиз әзерләнә.

news_top
Сырлы-колбасалы белен рецепты
Гөлүзә Василова

Туңдыргычта җыелып барган сыр һәм колбаса кисәкләрен кулланып, чәй эчәргә тәмле ризык әзерләп була. Бик җайлы һәм тиз әзерләнә.

Камыр өчен: 150 мл сөт, 1 йомырка, 5 грамм көпшәкләндергеч, 1 бал кашыгы тоз, 0,5 кашыгы шикәр комы, 150 грамм каты сыр, 70 грамм колбаса, 2-3 аш кашыгы яшеллек, 100 грамм он.

Сырны белән колбасаны эре угычтан уарга. Яшеллек урынына турап катырылган петрушка салдым. Калган ингредиентларын да бергә салып болгатырга.

Табаны майларга, массаны салырга һәм кашык белән тегезләп җәеп бетерергә, капкач белән ябарга. Аннары беленнең икенче ягын әйләндерергә дә кабат капкачын ябарга. Әзер коймакның ике ягын да атланмай белән майларга.

Сырлы-колбасалы белен кайнар һәм салкын килеш тә тәмле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар