news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Габидуллинадан тутырылган татлы борыч рецепты

Җырчы Гөлнара Габидуллинадан тутырылган татлы борыч рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Гөлнара Габидуллинадан тутырылган татлы борыч рецепты
Ингредиентлар: татлы борыч, фарш, дөге, суган, тоз, борыч.

Татлы борычларның төбен түгәрәкләп кисәргә, эчендәге орлыкларын алырга кирәк. Дөгене бераз гына бүрттереп алырга, саркытырга һәм ит белән кушарга, вак итеп турап суган салырга.

Шул массаны борыч эченә тутырырга. Суга салып әзер булганчы пешерергә. Борычлар пешә торган суга да бераз тоз салырга кирәк.

Пешкән борыч өстенә салу өчен: кишер, суган, сарымсак, яңа өзелгән помидор, тоз, үсемлек мае, су.

Кишерне эре угычтан уарга, суганны, сарымсакны ваклап һәм помидорны шакмаклап турарга кирәк. Барысын бергә үсемлек маенда бераз гына кыздырырга һәм тоз сибәргә, өстен каплап пешереп бетерергә. 
  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар