Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ябыгам" коктейле

Артык авырлыктан интегүчеләр өчен шушы коктейльне ясап эчәргә киңәш ителә. Бигрәк тә кичке аш урынына "Ябыгам" коктейлен сайласагыз, нәтиҗәле булачак.

news_top_970_100
"Ябыгам" коктейле
Коктейль ясау өчен 200 грамм кефир (майлылыгы кимрәк булган саен яхшырак), 2 бал кашыгы корица (шикәрле булмаса да ярый), төше алынган 3-4 караҗимеш кирәк булачак.



Барысын бергә салып блендер белән вакларга. Көнгә 1-2 тапкыр эчәргә.

Кефир составындагы сөт кислотасы ашкайнату процессын яхшырта, шулай ук организмда җыелган токсиннарны һәм эшкәртелгән продуктларны чыгарырга булыша.

Корица тамак ачуны баса, майларны тарката.

Караҗимешне көндәлек рационга кертү артык авырлыктан коткара, чөнки матдәләр алмашын тизләтә. Артык килограммнар белән көрәшкән очракта, караҗимеш зыянлы холестерин дәрәҗәсен киметү белән дә нәтиҗәле.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100