Төсле салат рецепты

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан төсле салат рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: 3 яңа өзелгән ташкабак, 10 эре кишер,10 эре болгар борычы, чама белән корейча кишер тәмләткече, 5-6 кашык шикәр комы, 4-5 кашык тоз, 3-4 аш кашыгы аш серкәсе.

Кишерне, ташкабакны корейча угычтан уарга, борычны саламлап турарга. Бөтенесен кушып болгатырга, 3 сәгатьтән әзер була. Салатны салкынга куйсагыз, бер ай буе саклана.