Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмле күмәч рецепты

Каймак, сөт, май - барысы да җылы булырга тиеш.

news_top_970_100
Тәмле күмәч рецепты
Мәрьям Миннегулова

Азнакайда яшәүче аш-су остасы Мәрьям Миннегуловадан тәмле күмәч рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 0,5 литр җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы коры чүпрә, ярты чәй калагы тоз, ярты стакан он салып әчетке куярга.

20 минуттан соң, 4 йомырка сарысы, 200 грамм шикәр комы, 100 грамм каймак, 200 грамм эретелгән атланмай, ванилин, он салып кулга ябышмый торган, әмма каты итмичә камыр басарга.

Камырны җылы урынга куеп кабартырга, аннары кунага төшерергә. Камырны бүләргә, юка итми генә җәяргә, өстенә йөзем җимеше (юылган, киптерелгән) тезеп, рулет итеп төрергә һәм формаларга салырга. Табага салгач та кабартырга, духовкада пешерергә.

«Олы бер табада яки кекс савытларында пешерергә була, мин ипи формасында пешерәм», — дип язган аш-су остасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100