Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле камырдан аджарча хачапури рецепты

Чиле-пешле йомырканы яратмау сәбәпле, хачапуриның уртасына йомырка салмадым.

news_top_970_100
Эремчекле камырдан аджарча хачапури рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 300 грамм эремчек (мин авыл эремчеге салдым), 4-5 аш кашыгы он, 1 йомырка агы (сарысын хачапури кырыен майларга калдырырга), бер чеметем тоз.

Эчлеккә 200 грамм каты сыр, 4 йомырка.

Бу күләмдәге ингредиентлардан 4 хачапури чыга.

Камыр басарга һәм дүрт кисәккә бүләргә, җәяргә. Як ягына уылган сыр куеп чыгарга һәм камырны эчкә таба бөкләргә, ягъни көймә сыман формалаштырырга. Табага пергамент кәгазь җәяргә һәм «көймәчекләр”не шунда тезәргә. Кырыйларын йомырка сарысы белән майларга. 180 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешереп алырга.

Аннары көймә уртасына калган сырны салырга, өстенә бер йомырка сытарга, өстенә яшеллек сибәргә мөмкин. Янә 10-15 минутка духовкага куярга, йомырка агы пешкәч, хачапури әзер.

Кайнар хачапурины кырыеннан сындырып алып, чиле-пешле йомырка сарысына манып ашарга була.

Чиле-пешле йомырканы яратмау сәбәпле, йомыркасыз пешердем. Ә йомырканы пешереп бетерсәң, камыр белән ашарга авыр булачак.

Кайнар һәм туклыклы ризык әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100