Илназ Баһтан кетердәп торган тозлы кыяр рецепты

«Бары тик 5 минут вакыт кирәк», — ди җырчы.

Җырчы Илназ Баһ кетерди торган тозлы кыяр рецепты белән уртаклаша.

Беренче эш итеп, яхшы пакет әзерләргә кирәк, тишек була күрмәсен.

Кыярларны дүрткә бүләргә һәм пакетка тутырырга. Шулай ук пакетка 2-3 тырнак сарымсак, укроп, 2-3 канәфер, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз салырга һәм пакетны төйнәп яхшылап селкеп болгатырга. Пакетны суыткычка куярга, икенче көнне ашарга мөмкин.

«Бары тик 5 минут вакыт кирәк», — ди җырчы.