Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле шарчыклар рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан эремчекле шарчыклар рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Эремчекле шарчыклар рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: эремчек – 150 г, шикәр комы – 3 аш кашыгы, кефир – 100 г, он – 1,5 стакан, йомырка – 4 данә, пычак очы белән чәй содасы, кыздыру өчен үсемлек мае, өстенә сибү өчен шикәр оны.

Эш барышы: Йомырка сытып, аңа кефир, эремчек, шикәр комы, чәй содасы кушып туглыйбыз. Аз-азлап он куша барып, болгатуны дәвам итәбез. Әзер камыр коймак камырыннан куерак булырга тиеш.

Кайнап торган майга камырны бал кашыгы белән салабыз һәм ике ягы да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Әзер шарчыкларны, тишекле чүмеч белән сөзеп алып, артык мае сеңсен өчен, кәгазь салфеткага салабыз.

Табынга чыгарыр алдыннан, өсләренә шикәр оны сибәбез. 

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100