news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмовтан чахохбили рецепты

Бу ризык тавык белән яшелчәдән тора.

news_top
Булат Бәйрәмовтан чахохбили рецепты
Солтан Исхаков

«ТМТВ каналында «Тәмле көрәш» тапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмовтан чахохбили рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: тавык ите, помидор, суган, татлы борыч, сарымсак, хмели-сунели тәмләткече, тоз, борыч.

Эш барышы: тавык итен эре кисәкләргә турарга, кызган табада як-ягын кыздырып алырга кирәк. Тавык ите өстенә вак итеп туралган помидор салырга һәм 20-25 минут томалап пешерергә.

Суганны ярымбоҗралап турарга, аерым табада саргылт төскә кергәнче кыздырырга.

Бер татлы борыч һәм 3-4 тырнак сарымсакны турап, тавык өстенә салырга.

Кызган суганны да тавык өстенә салырга, тоз һәм борыч сибәргә, 10 минуттан соң 2 чәй кашыгы хмели-сунели тәмләткече салыраг кирәк.

15 минуттан чахохбили әзер.

Табынга биргәндә өстенә кинза яшеллеге турап салырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар