Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүлмәктә пешкән шулпалы аш

«Татар халык ашлары» китабыннан чүлмәктә пешкән шулпалы аш рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Чүлмәктә пешкән шулпалы аш
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: ит — 500 г, бәрәңге — 500–650 г, кишер — 150 г, башлы суган — 170 г, шулпа — 1200 мл, кыздыру өчен үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: Итне, шакмаклап турап, аз гына кыздырып алабыз. Бу — чүлмәктәге шулпа үтә күренмәле булсын өчен кирәк. Суган белән кишерне ваклап турап, аерым савытта кыздырабыз. Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап турыйбыз.

Чүлмәккә ит, бәрәңге, суган белән кишер кыздырмасын катлап салабыз. Тоз, борыч сибеп, шулпа яисә су өстибез. Өстен ябып, 1 сәгатькә якын мичтә пешерәбез.

Теләгән кеше шулпаны азрак та сала ала.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100