news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Солы печеньесы рецепты

Камырга берәр төрле чикләвек тә кушарга мөмкин.

news_top
Солы печеньесы рецепты
pixabay.com

Чәйгә янына тәмле һәм тиз әзерләнә торган печенье рецептын «Алабуга нуры» газетасы тәкъдим итә.

1 стакан солы ярмасы (овсяные хлопья), 1 йомырка, 1 банан, чикләвек.

Ярма, йомырка һәм бананны бергә кушып, бертөрле масса барлыкка килгәнче яхшылап тугларга. Тәм өчен, берәр төрле чикләвек ваклап кушарга мөмкин. Баллырак яраткан кеше шикәр комы куша ала. 

Табаны үсемлек мае белән майларга.

Әзер массадан печеньелар ясап, табага тезеп, духовкада 20-25 минут пешерергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар