Зөлфәт Зиннуровтан гармун-бәрәңге рецепты | intertat.tatar

Зөлфәт Зиннуровтан гармун-бәрәңге рецепты

Сыер итеннән бекон кирәк булачак.

Итле гармун-бәрәңге әзерләү өчен: бәрәңге, сыер итеннән бекон, тоз, тәмләткечләр, яшел суган, атланмай кирәк булачак.

Бәрәңгене әрчергә һәм телемләп кисәргә, әмма ахыргача түгел, ә гармун-бәрәңге килеп чыгарга тиеш.

Беконны кисәргә һәм бәрәңге телемнәре арасына тыгарга, өстенә тоз һәм тәмләткечләр сибәргә. Гармун-бәрәңгене фольгага төрергә һәм духовкада бер сәгать пешерергә кирәк.

Бәрәңге пешеп чыккач яшел суган салынган эретелгән атланмай агызырга була.

Эш барышын видеодан карый аласыз.