Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уксустан башка кыяр тозлау рецепты

Уксус куллануга каршы булган хуҗабикәләр өчен кулай ысул.

news_top_970_100
Уксустан башка кыяр тозлау рецепты
pixabay.com/ru

Күп кенә хуҗабикәләр консервлаганда уксус куллануга каршы. «Яндекс.Дзен»да уксус кулланмый гына кыяр тозлау рецепты бар.

Кирәкле ингредиентлар (3 л банка өчен):

  • 1,5-2 кг кыяр
  • 2 шт. укроп зонтигы
  • 3 бүлем сарымсак
  • 1 ч.к. борчаклы борыч
  • 1 ч.к. горчица орлыгы
  • керән яфраклары

Сарымсак, укроп, керән, горчица, борычны банкага тутырырга.

Кыярны юарга, очларын кисәргә һәм банкада буш урын калмаслык итеп тутырырга. Су кайнатырга һәм кыяр өстенә коярга, 15 минут тотарга. Суны банкадан кәстрүлгә бушатырга һәм маринад ясарга.

1 л маринад өчен кирәк:

  • 1,5 аш к. тоз
  • 3 аш к. шикәр комы
  • 1 ч.к. лимон кислотасы

Кәстрүлдәге сыеклык күләменә карап, ингредиентларны арттырырга кирәк. Ингредиентларның барысын да кәстрүлдәге суга салып кайнатырга һәм сыеклыкны банкага салырга. Банкаларны яхшылап капкач белән ябарга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100