Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дучмак рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан дучмак рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Дучмак рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Дучмак — шәңгәнең бер төре. Аны әче камырдан да, төче камырдан да пешерәләр. Эчлек өчен бәрәңге боламыгы яисә эремчек алына.

Камырны 90 г лы кисәкләргә бүлгәлибез һәм җәябез. Җәймә уртасына эчлек салып, камырны кырыйларыннан күтәртеп, чеметеп куябыз, өстенә йомырка сөртеп, 180°С кызулыктагы мичтә 25–30 минут пешерәбез. Әзер дучмакны майлыйбыз.

Эчлек:

1. Пешкән бәрәңгене сөт һәм атланмай кушып төябез.

2. Эремчекне каймак, йомырка, шикәр комы белән бутыйбыз. Чистартылган һәм юылган, парландырып алынган йөзем җимеше дә кушарга мөмкин.  

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100