Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан ит пәрәмәче рецепты

«Әче камырга бигрәк тә тәмле була. Эчлеккә суганны ак майда бераз кыздырып салам», — дип язган ул.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллинадан ит пәрәмәче рецепты
«Татар-Информ» архивы

«Татарда пәрәмәчнең төрлесе бар! Кияү пәрәмәче, бәрәңге пәрәмәче, ит пәрәмәче һ.б. Әче камырга бигрәк тә тәмле була. Пәрәмәч пешерә белмәгән кеше юктыр инде, Һәр районның үзенә генә хас #фишкалары була. Уртаклашыгыз! Без дә белик», — дип язган «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина.

Камыр өчен: 2 стакан сөт, 1 йомырка, 1 кг ит фаршы, 1 суган, он, тәменчә тоз һәм борыч, үсемлек мае.

Сөтне җылытабыз, чүпрә салабыз һәм болгатабыз.

Тоз, йомырка, он салабыз һәм камыр басабыз.

Тастымал белән каплап, 20-30 минутка кабарырга калдырабыз.

Фаршка, суган, тоз, борыч, паприка салып болгатабыз.

Суганны ак майда бераз кыздырып салабыз.

Әзер камырны җәябез һәм якынча 50 г булган камыр кисәкләре алып җәябез.

Җәймәләр өстенә ит салабыз һәм уртада тишек калырлык итеп камырны бөгәбез.

Пәрәмәчләрне уртача зурлыктагы май салынган табакта ике яклап кыздырабыз яки 180 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгып куябыз.

Тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100