Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балан бәлеше рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан балан бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Балан бәлеше рецепты

Кирәкле ингредиентлар: әче камыр — 400 г. Эчлек өчен: балан — 500–600 г куертылган квас — 80 г шикәр комы — 250–300 г атланмай — 150–200 г

Эш барышы: Баланны, чүбеннән аралап, тирән эчле, калын төпле савытка салабыз. Аз гына су, куертылган квас, шикәр комы кушып, пешереп алабыз. Болай әзерләнгән балан куе кызыл төстә, әчкелтембаллы була.

Әче камырны ике кисәккә бүлеп, зуррак өлешен җәябез дә майланган табага салабыз. Өстенә суынган балан эчлеген салып, аңа шикәр комы, атланмай өстибез. Икенче өлеш камырны җәйгәннән соң, өстенә ябып, читләрен тоташтырып, бөреп куябыз һәм, өстенә йомырка сарысы сөртеп, валчык сибәбез 180°С кызулыктагы мичтә 40–45 минут пешерәбез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100