news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Анютины глазки» салаты рецепты

«Анютины глазки» салаты рецепты

news_top
«Анютины глазки» салаты рецепты
Пешкән тавык, тозлы кыяр һәм алманы саламлап турарга. Кишерне шакмаклап турарга, әстерхан чикләвеген вакларга. Салатны катлап ясарга һәм һәр катламын майонез белән сыларга.

1. Пешкән тавык 
2. Тозлы кыяр 
3. Кишер 
4. Әстерхан чикләвеге 
5. Алма  
6. Йомырка сарысы 

Салатны бизәү өчен дайконны (япон тормасы)  түгәрәк һәм йөрәк формасында нечкә итеп кисәргә.
Суга куркума салып эретергә, анда түгәрәк һәм йөрәк тормаларны 20 минутка салырга. Алар матур сары төскә буялачак. Аннары аларны кәгазь тастымалда киптерергә.

Чөгендер согы шәмәхә төс, мүк җиләге ал төс кертә. Тормадан чәчәкләр җыярга, уртасына алтынсу кандурин (краситель) сибәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар