Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллинадан кабартма рецепты

«Бу кабартманың рецептын күбегез сорый. Күбегез камырның эче чи кала дип язасыз — шәп итеп басарга кирәк!» — дип язган ул Инстаграм битендә.

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллинадан кабартма рецепты
https://www.instagram.com/milausha_tv/

«Туган тел» телеканалының Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллинадан кабартма рецепты тәкъдим итәбез.

Камыр өчен чынаякка ким дигәндә 1 аш кашыгы коры кибет чүпрәсе (дрожжи), 1 чәй кашыгы шикәр, 1-2 аш кашыгы он, җылы су салып, кабарырга куябыз.

Чүпрә кабарган арада 0,5-0,7 литр җылы сыеклык (я сөт, кефир, су катыш сөт, су, минераль су һ. б.), 1-2 йомырка, ярты чынаяк көнбагыш мае (сөткә басканда майны азрак алырга кирәк), 1 чәй кашыгы тоз салып, он кушып, камыр изә башлыйбыз.

Чүпрә яңа, яхшы булса, бик тиз кабарып менә, аны да кушып, он өстәп, үзләнә башлаганчы камыр басабыз.

Камыр кабаргач, кабартма ясыйбыз һәм майланган табага тезеп бераз кабарганын көтәргә кирәк.

Кабатмаларны, йомырка сарысына бер бал кашыгы сөт яки су кушып, майларга, өстенә көнҗет орлыгы сибәргә мөмкин һәм әзер булганчы духовкада пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100