news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чия белән эремчекле ролл рецепты

Быел чия мул уңыш бирде.

news_top
Чия белән эремчекле ролл рецепты
https://pixabay.com

«Едим дома» тапшыруын алып баручы Юлия Высоцкая чия белән эремчекне беленгә төреп ролл ясарга өйрәтте. Бу турыда телепрограмма сайтында язылган.

Башта белен пешерегез. Камыр: 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комын миксер белән болгатыгыз. 100 г он, 2 аш кашыгы какао, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, стакан ярым үсемлек мае һәм 250 мл су салыгыз. Шушы массаны бердәй куелыкта булганчы болгатыгыз.

Эчлек: 9 процентлы 300 г эремчек алыгыз, шуңа бер лимонның кабыгын к4ырып салыгыз (цедра). Ярты чәй кашыгы ванильле экстракт, 3 аш кашыгы шикәр оны, төшләре алынган 100 г чия кушыгыз. Шушы массасын болгатыгыз.

Коймак пешерегез дә эчлекне коймак уртасына салыгыз. Рулетлар ясап төрегез һәм бер-ике сәгатькә салкын урынга куеп торыгыз. Аннар өлешләп кисегез һәм эретелгән шоколад белән бизәгез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар