Гөлнара Габидуллинадан ләвәш рулеты рецепты

«Бик тәмле була икән», — дип язган җырчы.

Ләвәш рулеты өчен өчен бер төргәкне өчкә бүләбез.

Өч төрле эчлек ясарга кирәк.

Беренче эчлек өчен 150 грамм каты сырны эре угычтан уарга, укроп белән петрушканы вак итеп турарга, 2 тырнак сарымсакны вак угычтан уарга, 2 аш кашыгы майонез белән болгатырга кирәк.

Икенче эчлек өчен 300 грамм краб таякчыклары турарга, 4 аш кашыгы майонез салып болгатырга.

Өченче эчлек өчен 2-3 пешкән йомырканы турарга, 3 аш кашыгы майонез белән болгатырга.

Эчлекләрне ләвәшкә ягарга һәм рулет итеп төрергә. Әзер рулетны 3 сәгатькә суыткычка куярга.