Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновадан «нык тәмле» баллы торт рецепты

Җырчы өйдә утырганда аш-су пешерүгә керешкән.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновадан «нык тәмле» баллы торт рецепты
Расих Фәсхетдинова

Җырчы Илсөя Бәдретдинова баллы торт рецепты белән уртаклашты. «Нык тәмле һәм йомшак „Медовый“ торт», — дип яза ул инстаграмдагы сәхифәсендә.

Камыр өчен: 50 г май, 2 зур калак бал, 1 стакан шикәр комы, өч йомырка, 1,5 бал кашыгы соданы пар мунчасында болгата-болгата берләштерергә. Кулга ябышмаслык итеп он кушып камыр басарга.

Крем өчен 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 5,5 зур калак онны миксер белән болгатырга. Шуңа 3 стакан салкын сөт салырга һәм тагын миксер белән болгатырга. Аннан пар мунчасына куеп болгатырга. Төерләре булса, миксер белән кабат болгатырга.

Камырны якынча сигезгә бүлеп пешереп алырга да араларына крем сылап өяргә, дип яза ул.

Инстачылар тортны ошаткан. Илсөяне мактыйлар, «авыз сулары килде», дип язалар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Нык тэмле хэм йомшак "Медовый" торт. Камыры: 50 г. май, 2 зур калак бал, 1ст шикэр комы, оч кукэй, 1,5 бал кашыгы сода ( паравой баняда гел ботап торып берлэштерергэ) кулга ябышмаслык итеп он кушып камыр басабыз. Крем: 3 кукэй, 1 стакан шикэр комы, 5,5 зур калак он ( миксер белэн ботарга ) шуна 3 ст салкын сот салырга хэм тагын миксер белэн ботарга. Аннан паровая баняга куеп бутап торырга. Тоерлэре булса миксер белэн тагын бутарга. Камырны якынча сигезгэ булеп пешереп алырга да араларына крем сылап ояргэ. #сидимдома #ильсиябадретдинова #илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100