Май ахыры – июнь башы чөгендерне беренче тапкыр сирәкләү өчен иң кулай вакыт. Әмма бу орлыкларның кайчан чәчелүенә дә бәйле. Бу хакта бакчачы Мария Гарапшина «Челнинские известия» газетасына сөйләгән.
«Беренче сирәкләүне үсемлектә беренче пар чын яфраклар барлыкка килгәч башкаралар. Үсентеләр арасында 5 сантиметрга кадәр ара калдырырга кирәк. Икенче тапкыр дүртенче яфраклар чыккач сирәклиләр. Аралык сортка бәйле: түгәрәк тамыразыклы сортлар өчен – 8 сантиметрга кадәр, озынча сортлар өчен – 12 сантиметрга кадәр», – дип аңлатты бакчачы.
Сирәкләгәндә һәрвакыт иң көчле һәм сәламәт үсемлекләрне калдырырга кирәк.
Бу эшне болытлы көндә яки яңгырдан соң башкару иң яхшысы. Хәзер моның өчен бик уңай вакыт. Әгәр яңгыр булмаса һәм көннәр эссе торса, сирәкләүне кич белән үткәрергә, моңа кадәр түтәлне яхшылап сугарырга кирәк, диелә хәбәрдә.