news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чөгендердән туфрак тәме килмәслек итеп пешерү сере

news_top

Пешкән чөгендерне озак саклау турында киңәш турында «АиФ» яза.

Чөгендерне шикәр өстәп пешерергә кирәк, пешү ахырында пычак очы кадәр лимон кислотасы салырга – мондый маринад яшелчәне туфрак тәменнән арындыра һәм пешкән килеш озак сакларга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

Чөгендер – бик файдалы яшелчә. Ул клетчаткага бай, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Аның составында B төркеме витаминнары һәм C витамины күп.

Чөгендер кан тамырларының стеналарын ныгыта һәм кан басымын көйләп тора.

Анемия вакытында чөгендер файдалы – гемоглобин дәрәҗәсен күтәрә.

Бу яшелчә бавыр эшчәнлеген яхшырта. Антиоксидантлар аркасында картаю процессын акырынайта.

Чөгендер иммунитетны ныгытуда ярдәм итә.

Хроник арыганлык булганда һәм авырудан соң тернәкләнү өчен файдалы, дип язалар интернеттагы ачык мәгълүмат чыганакларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар