Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чөгендердән бик тәмле икра рецепты

news_top_970_100
Чөгендердән бик тәмле икра рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

«Чөгендер икрасы искиткеч тәмле була. Аны кышны балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый. Өстәвенә, бик файдалы да ул», – дип яза «Хезмәт» газетасы.

Икра әзерләү өчен 2 килограмм чөгендер, 2 килограмм помидор, 0,5 килограмм татлы борыч, 1-2 баш сарымсак, 1 әче борыч (аны салмасаң да була), ярты стакан үсемлек мае, укроп, петрушка, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак. Бу икрага аш серкәсе салынмый.

Яшелчәләрне иттарткыч аша чыгарырга. Тирән казанда майны нык кына кыздырганнан соң, иң башта помидорны салырга, аннан калган яшелчәләрне дә кушып, 20 минут кайнатырга кирәк. Шул вакыт үткәч, вак кына туралган яшел укроп, петрушка, сарымсак һәм тәменчә тоз, түгәрәк хуш исле борыч та кушып, тагын 20 минут кайнатасы була.

Банкаларга тутырып, тимер капкач белән япканнан соң, әйләндермичә генә төреп куябыз. Бу рецепт буенча ярты литрлы 8 банка чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100