Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чөгендер яфрагыннан коймак рецепты

news_top_970_100
Чөгендер яфрагыннан коймак рецепты

Без гел кызыл чөгендергә өстенлек бирәбез, күпләр аның яфрагы файдалырак икәнен белми дә. Витаминнарга, микроэлементларга бай яфраклардан кәтлит ясарга ашыгыгыз. Яфраклар яшь вакытта кәтлит тә тәмлерәк була. 

Кәтлит өчен 10 чөгендер яфрагы, 1 зур кишер, 1 баш суган, 3-4 тырнак сарымсак, 3 йомырка, 0,5 стакан чамасы он, тоз һәм борыч кирәк.

Чөгендер яфрагын юып, киптереп, вак итеп турарга. Кишерне чистартып, вак угычта уарга, суганны вак итеп турарга. Барысын бергә кушып чи йомырка, тоз, борыч, он салырга.

Массаны кашык белән кызган майлы табага салырга һәм ике ягын да кыздырырга кирәк.

Табынган каймак белән бирергә мөмкин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100