Чөгендәр нерв системасы, бавыр һәм баш мие эшчәнлеген яхшырта торган бик күп файдалы матдәләргә бай, дип хәбәр иткән Роспотребнадзор РИА Новости агентлыгына.
«Чөгендәр – фолий кислотасының табигый чыганагы. Бу матдә кан ясалышы, нерв системасы эше һәм күзәнәкләрнең дөрес үсеше өчен мөһим. Ә бу яшелчәдә булган бетаин пигменты бавыр күзәнәкләрен торгызуга һәм май алышуын нормальләштерүгә ярдәм итә», – диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, чөгендәрдә булган табигый нитратлар организмда азот оксидына әверелә, бу исә кан тамырларын сак кына киңәйтергә һәм кан басымын төшерергә булыша. С витамины, тимер, цинк һәм көчле антиоксидантлар организмга инфекцияләргә каршы торырга ярдәм итә һәм хроник ялкынсыну дәрәҗәсен киметә.
Чөгендәрдә клетчатканың күп булуы эч катудан профилактика булып тора һәм эчәклекнең файдалы микрофлорасы өчен туклыклы мохит тудыра. Нитратлар хисабына чөгендер баш миендә кан әйләнешен яхшырта ала, бу исә хәтергә һәм игътибарлылыкка уңай йогынты ясый.