Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чөгендер һәм әфлисуннан җиңел салат рецепты

news_top_970_100
Чөгендер һәм әфлисуннан җиңел салат рецепты
Фото: © «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова

Кирәкле ингредиентлар: чөгендер, әфлисун, руккола, эрбет чикләвеге. Соус өчен: зәйтүн мае, лимон согы.

Пешкән чөгендерне шакмаклап турыйсы (шакмаклар зуррак булсын), әфлисунны да шакмаклап кисәргә. Башта тәлинкәгә руккола, өстенә чөгендер, аннан әфлисунны салабыз, аннан эрбет чикләвеге сибәбез. Салатка лимон һәм зәйтүн маеннан ясалган соус өстибез.

Тиз һәм җиңел салат әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100