Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чөгендер белән умачлы аш рецепты

news_top_970_100
Чөгендер белән умачлы аш рецепты
Ләйлә Мостафина

Ләйлә Мостафинадан чөгендер белән умачлы аш рецептын тәкъдим итәбез. Әлеге ашны пешерү өчен яшь чөгендернең тамыры да, яфраклары да, сабагы да кирәк.

Ашны тавык яки ит шулпасында пешерергә була. Моның өчен суга тавык яки итне салып пешерергә, шулпаны сөзәргә. Яшь чөгендерне юып, сабагын, яфрагын һәм тамыразыгын аерырга. Чөгендерне чистартырга, вак угычтан чыгарырга һәм шулпага өстәргә. Чөгендер яшь чагында шулпаның төсен чак кына үзгәртә, шуңа күрә шулпа матур кызылсу төскә керә. Чөгендернең сабакларнын шулай ук турап, шулпага салырга. Шулпага 1 суган һәм 1 бәрәңге турап өстәргә мөмкин.

Умач әзерләү өчен 1 чөгендернең яфрагын (5-6 данә) юып, киптереп, блендер белән вакларга. Массага 2 чи йомырка, 4 кашык он, тоз, борыч, тәмләткечләр өстәргә. Камырны 10 минут ял иттерергә.

Умачны суда чылатылган аш кашыгы белән алып, кайнап торган шулпага салырга. Умачлар әзер булганчы пешерергә.

Табынга биргәндә тәлинкәгә шулпа, берничә умач, ит, яшеллек (укроп яки суган), майонез яки каймак салырга. Ашка эре угычта уылган пешкән йомырка да өстәргә мөмкин.

Умачлар бик матур яшел төстә килеп чыга, чөгендер яфрагы шулай ук үзенчәлекле тәм дә бирә. Балалар мондый ашны аеруча яратып ашый.

Тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100