Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чөгендер белән шалкан салаты рецепты

news_top_970_100
Чөгендер белән шалкан салаты рецепты
Фото: © Гөлүзә Василова

Бакчачылар еш кына, шалкан уңышы мул булды, ни эшләтергә, дип аптырый. Гади генә салат рецептын тәкъдим итәм.

Ингредиентлар: 500 грамм шалкан, 500 грамм чөгендер, бер уч салат яфрагы яки шпинат, 200 грамм чикләвек (яратканын сайларга), 6 аш кашыгы үсемлек мае, 1 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы бальзамик уксус, яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка).

Шалканны шакмаклап турарга, 3 минут кайнап торган суда пешерергә, аннары табага ярты майны салып, 5 минут кыздырырга, чөгендерне пешерергә, телемләп яки шакмаклап турарга. Сарымсакны сыткычтан чыгарырга.

Эре яфракларны кул белән генә вакларга, яшел тәмләткечләрне вак итеп турарга, чикләвекне уклау белән изәргә.

Ингредиентларны (чикләвектән кала) барысын бергә салып болгатырга, тәлинкәгә салырга һәм өстенә чикләвек (әстерхан чикләвеге, кабак төше салдым) сибәргә.

Витаминлы һәм үзенчәлекле салат әзер!

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100