news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чөгендер баллы булсын өчен тозлы су сибәргә кирәк?

news_top
Чөгендер баллы булсын өчен тозлы су сибәргә кирәк?
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Чөгендер мул уңыш бирсен өчен, аңа тозлы су сибәргә кирәк. Бу хакта «БелНовости» басмасына агроном һәм ландшафт дизайнеры Анастасия Коврижных сөйләгән, дип яза «Лента.Ру».

Тозлы эремә ясау өчен 1 чиләк суда 1 аш кашыгы тоз эретергә һәм чөгендер түтәлләренә сибәргә кирәк. Агроном әйткәнчә, мондый ашлама ярдәмендә чөгендер баллырак була.

Анастасия Коврижных чөгендер үстерү өчен башка мөһим киңәшләр дә биргән. Орлыклар тишелеп чыкканчы туфракны йомшартырга кирәк. Шытымнар чыкканнан соң рәтләр арасындагы туфракны эшкәртергә була. Әмма сак булырга кирәк, үсентеләрне зарарларга ярамый.

Шулай ук чөгендергә суны да дөрес сибәргә кирәк. Бу яшелчә яңгыр яуган сыман итеп су бөркегәнне ярата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар