Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиянең кырау суккан ботакларын ничек коткарырга?

news_top_970_100
Чиянең кырау суккан ботакларын ничек коткарырга?
Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Чиянең яфраклары кибеп саргайган, өшегән ботакларын коткару өчен агроном Владимир Диденко киңәшләр бирде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Кырау суккан чия ботакларын кисеп ташларга ашыкмаска, сабыр итеп, бераз көтәргә киңәш итә агроном.

«Кырау суккан чия ботаклары кояшта тернәкләнеп китеп, уңыш белән куандырырга да мөмкин. Үземнең практикада да мондый очраклар булды», – ди белгеч.

Әгәр инде яңа яфраклар һәм бөреләр чыкмый, һәм алар коры, куе коңгырт төстә кала икән, бу ботакларны кисәргә кирәк, дип аңлата ул. Моны эшләү өчен иң кулай айлар – октябрь-ноябрь яки апрель-май. Ботакларны бакча өчен махсус кәкре кайчылар белән кисәргә кирәк. Киселгән урынга бакча өчен кайнатылган сумала (садовый вар) сылап куярга кирәк. Төшле җимеш бирә торган агачлар бик көйле, алар дөрес реанимациягә бик сизгер була.

Агроном Владимир Диденко кырау суккан чия агачын коткаруның икенче ысулы – иртә таңнан агачка пульверизатордан салкын су сиптереп, бер тәүлеккә каплагыч материал белән каплап калдыру турында да аңлатма бирде.

«Моның белән шөгыльләнергә кирәкми, чөнки биек агачларга каплагыч материал җитмәячәк. Идеаль вариант – агачларны карап-тикшереп чыгу һәм нык зарарланган ботакларны кисү», – дип киңәш итә агроном.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100