Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чияле-эремчекле пирог рецепты

news_top_970_100
Чияле-эремчекле пирог рецепты
Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Рәмзия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә чияле-эремчекле пирог рецепты белән уртаклашкан.

Камыр өчен 170 грамм атланмай, 80 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 1 кап көпшәкләндергеч, 1 аш кашыгы каймак, 400 грамм он кирәк. Барлык ингредиентларны кушып, камыр басарга. Аннары камырны пакетка салып, 15 минутка суыткычка куярга.

Эчлек: 400 грамм 5 процентлы эремчек, 100 грамм шикәр комы, 150 грамм каймак (20 процентлы), 2 йомырка, 1 аш кашыгы крахмал. Блендер белән тугларга.

Табаны майларга, камырны таба кырыена күтәртеп җәяргә, эчлекне салырга. Духовкада 180 градуста 30 минут пешерергә. Пешеп чыккан пирогны суытырга.

Икенче кат эчлек өчен төше алынган 400 грамм чия (катырылган булса, алдан эретергә), 0,5 аш кашыгы крахмал, 60 мл су кирәк. Бу катнашманы куерганчы газга куеп, болгатып торырга. Аннары катнашманы суытырга, пирог өстенә тигезләп салырга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100