news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чиядән куе кайнатма рецепты

news_top
Чиядән куе кайнатма рецепты
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова социаль челтәрдәге сәхифәсендә чиядән куе һәм тәмле кайнатма ясау рецепты белән уртаклашты. Кайнатмага чия һәм шикәр комы стаканлап салына.

1 стакан суга 1 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга һәм сироп булганчы болгаткалап торырга, шикәр комы эрүгә 1 стакан чия салырга һәм 5 минут кайнатырга.

Аннары 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салып, шикәр эрегәнче 5 минут кайнатырга. Аннары тагын 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салып 5 минут кайнатырга. Шулай итеп 15 стакан чия һәм 15 стакан шикәр комы кирәк була.

Аннары газны сүндерергә һәм тагын 3 стакан шикәр комы салып эрегәнче болгатырга. Кәстрүл газ өстендә калса, шикәр комы да тиз эриячәк.

Соңыннан стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.

«Кыш хуш исле кайнатма белән тәмләп чәй эчә аласыз», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар