news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чия яфраклары белән кыяр тозлау рецепты

news_top
Чия яфраклары белән кыяр тозлау рецепты
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Кыярларны башта 2 сәгать салкын суга салып торыгыз.

Стерильләштерелгән банка төбенә

1 карлыган яфрагы,

2 чия яфрагы,

1 лавр яфрагы,

1 укроп башы,

4-5 түгәрәк борыч,

4 тырнак сарымсак,

5әр см озынлыкта туралган 4 керән сабагы

салырга һәм яртысына кадәр кыярларны тыгызлап тутырырга.

Аннары

укроп башы,

чия яфрагы салырга, кыярларны тулганчы тутырырга,

өстен карлыган яфрагы белән капларга.

Банкадагы кырярларга кайнар су коярга, суынгач түгәргә.

Маринад:

1,5 л суны кайнатырга,

3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарырга.

Кыярлар өстенә кайнар маринадны коярга.

1 чәй кашыгы 70 %лы аш серкәсе өстәп, тимер капкач белән каплап борып куярга.

Рецепт «Бакча» төркеменнән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар