Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чия мул уңыш бирсен өчен нишләргә?

Чиягә сезонга 3-4 тапкыр су сибәргә кирәк.

news_top_970_100
Чия мул уңыш бирсен өчен нишләргә?
https://pixabay.com/

Чия ачы туфракны яратмый, аңа нейтраль туфрак кирәк. Бакчада туфрак ачы булса, доломит оны яки акбур сибәргә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Чия төбенә доломит онын 1 квадрат метрга 300 грамм исәбеннән сибәләр.

Чия сусыз да үсә, тик уңышны яхшы бирми. Чиягә сезонга 3-4 тапкыр су сибәргә кирәк.

Чия агачы утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә кирәк. Чәчәк аткан чакта азотлы ашлама, җимешләр ясала башлаганда һәм җимеш биргәндә калий һәм фосфорлы ашлама сибәргә кирәк.

Агачның ябалдашы куе булса, уңыш начар була. Язын чиянең артык ботакларын кисәргә онытмагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100