Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиядән компот һәм кайнатма рецептлары

news_top_970_100
Чиядән компот һәм кайнатма рецептлары
Гөлүзә Василова

Җырчы Гөлнара Габидуллинадан чия компоты рецепты: банканы һәм капкачны стерилизацияләргә, шикәр комы белән чияне 1:1 салырга. Банкага кайнар су агызырга һәм капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндерергә һәм җылы итеп төреп куярга.

«Казан сөлгесе» проекты авторы Гөлнара Нурмөхәмәтовадан рецепт: «3 литрлы стерилизациягән банкага 0,5 литр чия, кайнап торган су салам, 10 минут чамасы тотам. Банкадагы суны саркытып, кире кастрюльгә бушатып, 2 стакан шикәр комы салам да кайнатырга куям (әчкелт яратучылар – 1 стакан, ә баллы яратучылар 2 стакан шикәр комы сала). Кире банкага бушатам, капкач белән каплаганда ярты бал кашыгы лимон кислотасы салам. Кукмара әнием бер тапкыр гына кайната, ягъни чия өстенә кайнап торган баллы су сала да каплап куя («атмасын» өчен – лимон кислотасы). Теләче әнием, баллы су белән маташмас өчен, шикәр комын банкага сала, өстенә – кайнап торган су, капкач белән каплый. Каплагач, шикәр комын эретү өчен, банканы әйләндереп ала». 

Азнакайның Мәндәй авылыннан аш-су блогеры Мәрьям Миннегуловадан чия кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

Варенье кайната торган савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарырга.

1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга, кабат 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы салырга.

9 стаканга хәтле шулай эшләргә. Иң соңгысында, кайнап чыккач, ипләп кенә 15 минут кайнатырга, күбеге чыкса – алырга.

4 стакан шикәр комы салып болгатырга, газны сүндерергә. Болгатып, шикәр комын эретеп бетерергә, җылы килеш банкага тутырырга.

«Чиянең төшен алып ясалмый. Бары тик бер генә тапкыр су салына — шул бер стакан гына. Чиясе бөрешми», — дип язган аш-су остасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100