Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Читтәге мәхәббәт уеннарым аркасында ирем белән никахым озын гомерле...»

Мин кияүдә 17 ел һәм никахымны уңышлы дип саныйм. Иремә карата бернинди җитди дәгъваларым юк, без яшьтәшләр, бер-беребезнең холкын, кызыксынуларын күптәннән беләбез, без дуслар. Ирем белән безне балалар, фатир һәм дача гына түгел, ә сөйләшүләр өчен уртак темалар, мавыгулар, бергә туплаган тәҗрибә дә берләштерә.

news_top_970_100

Мин холкым буенча иҗади кеше, миңа яңа хис-кичерешләр, дәрт-ялкын кирәк. Ә ирем, киресенчә, салкын акыллы, тыныч, тотнаклы кеше. Әйе, аның янында ышанычлы, әмма миңа кайвакыт «саф һава» кирәк. Нык кирәк. Әле яшь вакытта ук төрле түшәк уеннары, матур эчке кием, шәмнәр һәм башка шуның ише романтика безнең мөнәсәбәтләрдә бөтенләй эшләмәвен аңладым: иремә болар кирәкми иде. Ә мин һәрдаим гашыйклык хисе кичереп тормасам, тыным буыла башлый.

Шуңа күрә мин вакыт-вакыт читтә роман корып алам. Гадәттә, көтмәгәндә гашыйк булам, бу хисләр диңгез дулкыннары кебек бөтереп ала. Һәм тормышымда шундук яңа төсләр барлыкка килә, кәефем яхшыра, үземне күпкә матуррак, иреклерәк, яшьрәк хис итә башлыйм, әйтерсең иңнәремдә канатлар үсеп чыга. Мин шулай итеп көндәлек борчу-мәшәкатьләрдән, бертөрлелектән ял итәм.

Гадәттә, бу мөнәсәбәтләр берничә ай гына дәвам итә (бары тик бер мәртәбә генә бер елга кадәр сузылды), ә соңыннан мин тынычланам һәм гаиләмә кайтам. Әлбәттә, ирем берни дә белми, ничә еллар дәвамында мин инде шпионга әйләнеп беттем һәм дәлилләрне бик яхшы юкка чыгарам. Сөяркәләрем белән җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә сакланам. Миңа энергия тупларга берничә ай җитә, хәтта бу хәлләрдән соң иремне ныграк ярата башлыйм кебек тоела.

Мин беркайчан да ирем белән аерылышу турында уйламадым, гаиләне бозар дәрәҗәдә беркемгә дә җитди гашыйк булганым юк һәм алга таба да моны эшләргә җыенмыйм. Безнең искиткеч балаларыбыз бар, аларның безнең аерылышуны ничек кабул итүләрен күз алдына да китерә алмыйм.

Ләкин бер проблема бар. Элегрәк мин берничә ел тыелып тора алсам, хәзер исә миңа тыелып тору тагын да авыррак. Бәлки бар хикмәт яшьтәдер, миңа узган ел 40 яшь тулды. Һәм мондый мәхәббәт романнарыннан күбрәк тыелып торган саен, мин ешрак ярсып китәм, үземне ниндидер авыру, арыган итеп тоям, холкым бозыла, юк-барга бәйләнә башлыйм. Соңгы романым бер ел элек кенә төгәлләнде әле, ә минем кабат гашыйк буласым килә, моңа кандидат та бар инде. Эштә яңа хезмәттәшем барлыкка килде, ул да минем белән якынаюга каршы түгел.

Әмма торган саен ешрак мондый маҗараларга тартылуым борчый, элек алай түгел иде, мин үземне кулда тота ала идем. Ә хәзер үз-үземә урын таба алмыйм. Минем бу серле тормышым турында, әлбәттә, беркем дә белми, мондый нәрсәне хәтта иң-иң якын дус кызыңа да сөйләп булмый. Ике кеше белгән нәрсәне кайчан да булса бар кеше дә белергә мөмкин бит, Аллам сакласын. Ә миңа гаиләмнең тынычлыгы кадерлерәк һәм мөһимрәк.

Бик тәкъва кешеләр мине, әлбәттә, эт итеп сүгәчәк инде. Ләкин нәкъ менә минем шушы кыска вакытлы мәхәббәт уеннарым аркасында ирем белән безнең никах шулай озын гомерле булгандыр, мөгаен. Ирем минем өчен иң якын кеше булып кала бирә, мин аны яратам, хөрмәт итәм һәм нәрсә генә булса да, үз тормышымда бернәрсәне дә үзгәртергә җыенмыйм.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 сентябрь 2023
    Исемсез
    Искитмэле,бу хатын кызга хас нэрся тугелдер
  • 12 июль 2022
    Исемсез
    Хыянәт итеп йореп, бу очракта никах дип сөйләү- Дөрес тугел дип фараз итәм !
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100