Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Цитруслы (лимон, әфлисун, мандарин) пирог рецепты

news_top_970_100
Цитруслы (лимон, әфлисун, мандарин) пирог рецепты
Фото: Видеодан скриншот

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан цитруслы (лимон, әфлисун, мандарин) пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 1 стакан җылы сөт, 140 грамм атланмай, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 стакан каймак, 2 аш кашыгы майонез кирәк.

0,5 стакан суга 15 грамм коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга, пакет каплап куярга. Ул бик тиз кабара. Барысын да кушарга, он салырга, соңыннан 1 аш кашыгы исле сыек май салып басарга. Камыр йомшаграк була, кулга да ябышмый.

Эчлек өчен лимон, әфлисун, мандарин – барысын да кайнар суга салып торырга. Аннары төшләрен алып блендер аша чыгарырга. Кәстрүлгә 1 стакан су, эчлекне, тәменчә шикәр комы салырга һәм газга 10 минутка (өстен каплап) куярга. Аннары 2 аш кашыгы крахмалны салкын суда болгатырга, эчлеккә салып болгатырга. Эчлек куергач, суытырга куярга.

Пирогны берничә катлы итеп ясарга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100