Ставрополье краеның Георгиевский округындагы Обильный авылында 2 ел элек балаларын читлектә тотучы ана турында билгеле була. Хатын уллыкка алган балаларны читлектә тота, кыйный, идәннән ризык ашарга мәҗбүр итә. 2023 елның июлендә суд бу хатынны төрмәгә утырту карарын чыгарган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
46 яшьлек хатынның 9 һәм 4 яшьлек ике баласы була. 9 яшьлек малай инвалид, 4 яшьлек малай - үсеш үзенчәлекләре булган бала. Хатын малайларның тормышын мәхшәргә әверелдерә. Аларны гел кыйный, ач тота, вәхшиләрчә җәзалый – балалар еллар буе шундый шартларда яши. Хатын балаларны озак вакытка читлектә тота, идәндә йоклата.
«Моннан тыш, бу хатын малайларны тәрбияләү буенча вазифаларын башкармый, нормаль туклану, йокы урыны, шәхси гигиена шартлары булмый», - дигән тикшерүчеләр.
Тимер таяклы читлек артында утыра торган, интегеп беткән малай фотосы социаль челтәрләрдә тарала. Биредә яшәүчеләр гаиләнең начар булуын, опека органнары барысын да белүен, тик берни эшләмәвен яза.
Матбугат чараларында резонанс тугач, эшне хокук саклаучылар һәм хакимият вәкилләре карый башлый. Тикшерү барышында малайларны балалар йортына алалар.
11 августта балаларны җәзалап торган хатынны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул бу вакытын гомуми режимлы колониядә уздырачак, диелә хәбәрдә.